«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Бала күзлегеннән имин юл» конкурсында катнаштылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалауга һәм урамнарда һәм юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә зур игътибар бирелә.

Приют педагоглары балалар белән төрле тематик чаралар үткәрәләр, юл-патруль хезмәте инспекторлары белән очрашулар оештыралар. Шулай ук ел саен балалар «Сак булыгыз, балалар!» акциясендә катнашалар.

Профилактик эштә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – конкурсларда катнашу. Ноябрь башында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе үткәргән «Бала күзлегеннән имин юл» иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста «Кайгырту» приютында тәрбияләнүче дүрт бала катнашты. Е. Амбарцумян призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International