Буа интернат-йортында Автомобиль йөртүчеләр көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Автомобиль йөртүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алга, машина йөртүче» дигән чара узды.

Учреждение белгечләре бәйгеләр оештырдылар: каршылыкларны җиң, юл билгеләрен искә төшер, автомобиль маркасын бел. Катнашучылар шулай ук тематик сорауларга җавап бирделәр, шоферлар җырларын искә төшерделәр.

Мондый чаралар юл билгеләре, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгытуга, игътибарны, логик фикерләүне үстерүгә һәм социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлдерелгән.

«Бүген мин шофер булып эшләгән көннәргә кайттым. Бик рәхәт булды», – дип уртаклашты социаль хезмәтләр алучы Иван Емельянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International