«Кайгырту» үзәге карамагындагылар акциядә катнаштылар

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Халыкара Ак кул таягы көне уңаеннан Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә акция уздырдылар.

Чара җәмгыять игътибарын сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Акция барышында балалар ак кул таягының барлыкка килү тарихын, аның тулы һәм мөстәкыйль тормыш алып бару өчен бик кирәклеге турында белделәр. Машина йөртүчеләргә тагын бер кат күрмәүче һәм начар күрүче кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт кирәклеген искәрттеләр, тематик брошюралар тараттылар.

Акция сукыр кешеләргә толерант мөнәсәбәт үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International