Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина 3нче номерлы социаль участокта «Белемле җәяүле» дигән темага төркемле дәрес уздырган. Анда 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен ныгыту өчен «Белемле җәяүле» дигән әңгәмә үткәрелде: балалар җәяүлеләрнең юлда һәм җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча фикер алыштылар. Аннары балалар белгеч белән бергә куркыныч юл ситуацияләрен сәхнәләштерделәр, анда һәркем транспорт чарасы йөртүчесе һәм җәяүле ролендә була алды.
Чара ахырында барлык катнашучылар җәяүлеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында мәгълүмат буклетлары алдылар. «Юлда сак булыгыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне саклагыз», – диде балаларга Алевтина Коровина.