«Веста» үзәгендә балаларга көзге юл үзенчәлекләре турында сөйләделәр

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2 нче ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча «Көзге юл үзенчәлекләре» дигән чара узды.

Үзәк белгечләре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Велики» паркы вәкилләре белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында видео күрсәттеләр.

Илсөя Сафонова балаларга көзге юлның үзенчәлекләре турында сөйләде, томан һәм бозлавык кебек һава шартларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Яктылык кайтару элементларына басым ясадылар, чөнки көз көне тиз караңгы төшә.

«Велики» паркы белгечләре катнашучылар белән светофор формасында ручка һәм карандашлар өчен савыт ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International