Бүген Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә өлкәннәр декадасы кысаларында юл йөрү кагыйдәләре буенча аралашу сәгате уздырылды. Чарада социаль хезмәтләр алучылар актив катнашты.
Дәреснең максатлары – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү һәм өлкәннәр арасында имгәнүләрне кисәтү.
Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашты. Танып-белү әңгәмәсеннән һәм күнегүләрдән соң һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, шул исәптән ут чагылдыручы әйберләр тапшырылды.