27 февральдә Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече коллективны берләштерү өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа кысаларында оештырылды.
16 мартта Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова балигъ булмаганнар белән «Безгә ышаныч телефоны кирәк» дигән чара уздырды.
Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче номерлы социаль участокта тренинг дәресе үткәрде. Чарада 53 балигъ булмаган бала катнашты. Алар белән Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләштеләр.
Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков мәктәп яшендәге балалар белән танып белү дәресе үткәрде. Ышаныч телефоны турында сөйләштеләр.
6 февральдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары турында конвенция» дигән хокукый мәгълүмат сәгате уздырылды.
Шушы көннәрдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Минем кыйммәтләр» дигән тренинг дәресе үткәргән иде. Анда социаль куркыныч төркеменә керүче 13 балигъ булмаган бала катнашты.
13 декабрьдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Балалар ышаныч телефоны» дигән интерактив мультимедиа дәресе үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар катнашты.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 2019-2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы һәм «Наркотикларга юк дип әйт» район акциясе кысаларында Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта профилактик дәресләр үткәрде.
Бөтендөнья психик сәламәтлек көне кысаларында Биектау районында 24 социаль хезмәт алучы, шулай ук «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 22 белгече катнашында акция үткәрделәр.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина төркемле дәрес уздырган. Дәреснең максаты – балаларны ышаныч телефоны эше белән таныштыру.