«Шәфкать» үзәге тернәкләнүчеләренә ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ышаныч телефоны» дигән темага белем бирү әңгәмәсе уздырдылар. Дәреснең максаты – яшүсмерләргә аноним психологик ярдәм хезмәте турында сөйләү.

Әңгәмәдә катнашучылар ышаныч телефонының барлыкка килү тарихын белделәр, ашыгыч ярдәм хезмәтендә нинди һөнәр ияләренең эшли алуы турында фикер алыштылар. Аннары балаларга проблемалы-эзләү уеннары тәкъдим ителде.

Дәрестә тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бик күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International