Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова 2 нче номерлы социаль участокта «Сәламәтлек – кеше кыйммәте» дигән темага тренинг үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес яшүсмерләрнең сәламәтлек, аны саклау һәм ныгыту турында белемнәрен киңәйтү максатыннан, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру программасы кысаларында үткәрелде.
Дәрес ахырында балалар ышаныч телефонының эш принциплары турында сөйләштеләр. Балалар нинди проблемалар һәм сораулар белән ярдәм сорап була икәнен белделәр.