«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә профилактик дәрес узды

2023 елның 24 марты, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә» дигән презентация күрсәттеләр.

Балалар таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, көндәлек тормышта килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләрне анализладылар. Шулай ук куркынычсыз тотыш кагыйдәләрен дә ныгыттылар.

Дәрес ахырында балалар ышаныч телефоны турында мәгълүматлы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International