«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ата-аналар мәктәбендә тренинглар үткәрде. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче социаль участогында узган чараларда 22 ата-ана катнашты.
17 майда Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Халыкара балалар ышаныч телефоны көне» мәгълүмати акциясе узды.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Интернетта рәхимсез мөгамәлә проблемасына багышланган чара узды.
Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова 2 нче номерлы социаль участокта «Сәламәтлек – кеше кыйммәте» дигән темага тренинг үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашты.
Булган шәхси ресурсларны аңлауга, сәламәт яшәү стилен формалаштыруга юнәлдерелгән эш кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Иртәдән үк яхшы кәефтә» дигән төркемле дәрес үткәрде.
«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында, балалар арасында суицидны кисәтү максатыннан, Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә «Психологик ярдәм. Ышаныч телефоны» стенды ясадылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә» дигән презентация күрсәттеләр.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ышаныч телефоны» дигән темага белем бирү әңгәмәсе уздырдылар. Дәреснең максаты – яшүсмерләргә аноним психологик ярдәм хезмәте турында сөйләү.
3 февральдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокукый белем иленә сәяхәт» дигән хокукый сәгать үткәргәннәр. Чараның максатлары – үсеп килүче буында хокукый үзаңны үстерү, хокукый культура һәм белемнәр формалаштыру.
Балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән республика реклама-мәгълүмати кампаниясен уздыру кысаларында Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярдәм ресурсы буларак ышаныч телефоны» дигән акция уздырылган.