«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ата-аналар мәктәбендә тренинглар үткәрде. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче социаль участогында узган чараларда 22 ата-ана катнашты.
«Корабчык» психологик тренингы катнашучыларның һәрберсенең шәхси үзенчәлекләрен, проблемалы ситуацияләргә җавап бирү үзенчәлекләрен һәм аның микросоциаль тирәлек белән мөнәсәбәтләрен ачыклады.
Төркемнәрдә катнашучылар психологик үз-үзләрен анализлау күнекмәләрен формалаштырдылар, көнкүреш аралашу өлкәсендә шәхесләр арасындагы конструктив мөнәсәбәтләр төзү белән шөгыльләнделәр. Тренинг проблемаларга мөнәсәбәтне оптимальләштерүгә һәм социаль элемтәләрне яхшыртуга ярдәм итте.
Интерактив тренингта балаларга ата-ана мәхәббәтен күрсәтүнең гади ысуллары күрсәтелде.
Дәреснең соңгы өлешендә ата-аналарга балаларның ышаныч телефоны, аның эш принциплары турында сөйләделәр. Шулай ук барлык катнашучыларга ышаныч телефоны номеры белән каләмнәр таратылды.