Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Интернетта рәхимсез мөгамәлә проблемасына багышланган чара узды.
Чарада 10 кеше катнашты. Аларга блогерның Bнтернеттагы эзәрлекләүләрдән саклану тәҗрибәсен чагылдырган видео күрсәттеләр. Аннары комплекслы үзәк психологы лекция укыды, Интернетта эзәрлекләүдән саклану билгеләре һәм ысуллары каралды.
Чара ахырында катнашучыларга балалар ышаныч телефоны номеры искә төшерелде: 8-800-2000-122.