Яшь татарстанлылар арасында балалар ышаныч телефонын популярлаштыралар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

17 майда Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Халыкара балалар ышаныч телефоны көне» мәгълүмати акциясе узды. Акция авыр, куркыныч тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр арасында ашыгыч консультатив-психологик ярдәм күрсәтү хезмәте буларак балалар ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшүсмерләргә балалар ышаныч телефоны эшчәнлеге турында мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.

Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече авыл хуҗалыгы техникумының икенче курс студентлары өчен дәрес үткәрде. Чара «Без сайлаган юллар» балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси иминлеген үстерү программасы кысаларында уздырылды һәм яшүсмерләрнең психологик ярдәмнең аноним хезмәте турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Балалар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын белделәр, ярдәм хезмәте белгечләренә нинди сораулар һәм проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International