Сентябрьнең беренче атнасында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру буенча «Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында акция үткәрделәр.
Балигъ булмаганнарга физик, психик һәм әхлакый сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан алкогольнең кеше организмына тәэсире һәм яшүсмерләр алкоголизмының нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шулай ук гаилә белән эшләү буенча белгеч Минзәлә халкына «Мин һәм ышаныч телефоны», «Дустым – ышаныч телефоны» дигән буклетлар таратты.
Акциядә 16 яшүсмер катнашты.