«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре белән хокукый мәгълүмати сәгать үткәрелде

2023 елның 7 июле, җомга

5 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яклау астында балачак» дигән хокукый мәгълүмати сәгать узды. Чараның максатлары балигъ булмаган гражданнарда хокукый белемнәр системасын формалаштыру һәм бала хокукларын яклау буенча норматив-хокукый документларны өйрәнүгә танып белү кызыксынуын үстерү иде.

Очрашу барышында балалар бала хокукларын яклаучы нинди документлар барлыгын белделәр һәм Россия Федерациясендә балаларның хокукларын көйләүче төп статьяларны карадылар. Аннары тернәкләнүчеләргә әкият геройлары мисалында кеше хокуклары бозылуын күрсәттеләр, барысы бергә балигъ булмаганнарның бурычлары турында фикер алыштылар.

Ахырда катнашучылар «Балалар ышаныч телефоны» социаль ролигын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International