М. Җәлил паркында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Ышаныч телефонында каникуллар булмый» дигән акция уздырдылар. Акциядә катнашучыларга теләсә кайсы бала, яшүсмер яки ата-ана аноним рәвештә һәм бушлай балаларның иминсезлеген, балаларның хокукларын бозуларны, аларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне ачыклау һәм профилактикалау мәсьәләләрен хәл итүдә квалификацияле психологик ярдәм ала ала дип сөйләделәр.
Минзәләлеләргә балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.
Чара белән 17 кеше колачланды.