2019 елның августында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру максатыннан шәһәр поликлиникасына китерү буенча уртак эшчәнлек алып баралар. Бу эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге һәм инвалид булган аз хәрәкәтчән гражданнарның ялын оештыру һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә тернәкләндерү чаралары үткәрелә, алар когнитив функцияләрне саклауга юнәлдерелгән.
Чәчәк үстерү һәм яшелләндерү – «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән эшләү ысулларының берсе. Программа өлкән яшьтәге гражданнарны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерүгә, тормышка уңай мөнәсәбәт һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә теләк формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен аралашу клублары төркемле эшнең нәтиҗәле профилактик формасы. «Демография» милли проекты кысаларында клуб эшчәнлегенең беренче чираттагы бурычларының берсе – яшь буынның сәламәт яшәү рәвешен һәм гармонияле үсешен формалаштыру, балаларны һәм яшүсмерләрне зарарлы гадәтләрдән, асоциаль тәртиптән читкә юнәлтү.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, вакцинацияләү, өстәмә медицина тикшерүе, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә. Мондый профилактик тикшерүләр сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклый, бу актив озын гомерлелек чорын һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итә.
Көндезге эш белән тәэмин итү һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә психик тайпылышлары булган кешеләрне җәлеп итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең төрле социаль, мәгариф, мәдәни оешмаларын җәлеп итеп, даими рәвештә чаралар оештырыла.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә коммуникатив потенциалны арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Тәтеш үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә. Ведомствоара эш оешма җитәкчеләре тарафыннан расланган график буенча алып барыла.