Зәйдә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга китерү дәвам итә

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның августында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру максатыннан шәһәр поликлиникасына китерү буенча уртак эшчәнлек алып баралар. Бу эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Ел саен диспансерлаштыру өлкән яшьтәге авыл халкына симптомсыз уза торган күп кенә хроник авыруларны ачыкларга, шулай ук кирәкле дәвалау һәм профилактика чараларын вакытында күрергә, кирәк булганда стационар дәвалауга юллама алырга ярдәм итә.

Гражданнарны авыл җирлекләреннән китерү расланган график нигезендә көн саен башкарыла. Ведомствоара хезмәттәшлекнең җайга салынган механизмы «Шатлык» комплекслы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе тарафыннан җаваплы кураторларга маршрутларны җентекләп төзергә, графикның өзелүенә юл куймаска мөмкинлек бирә.

2023 елның беренче яртыеллыгында медицина учреждениесенә диспансерлаштыру узу өчен 580 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән, бу планның 56 % тәшкил итә. Алар арасындагы 49 кешенең инвалидлыгы бар. Алар өчен бу шәһәргә бушлай барып кайту, профильле табибларга бару, өстәмә медицина күрсәтмәләре алу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча ярты ел эчендә 8 кеше өстәмә медицина тикшерүе узу өчен хастаханәгә озатылган, 18 кеше профильле белгечләргә юллама алган, 74 кешенең элек билгеләнгән дару терапиясе яңадан каралган.

Медицина хезмәткәре Светлана Тазова сүзләренчә, өлкәннәр өчен диспансерлаштыру бик мөһим, ул күп кенә авыруларны иртә стадияләрдә ачыклый. Шулай итеп, процедураны вакытында үтү сәламәтлек проблемасын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу гражданнарның гомер озынлыгын арттыруда мөһим роль уйный, бу «Өлкән буын» федераль проектының төп максатларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International