Балалар һәм яшүсмерләр өчен аралашу клублары төркемле эшнең нәтиҗәле профилактик формасы. «Демография» милли проекты кысаларында клуб эшчәнлегенең беренче чираттагы бурычларының берсе – яшь буынның сәламәт яшәү рәвешен һәм гармонияле үсешен формалаштыру, балаларны һәм яшүсмерләрне зарарлы гадәтләрдән, асоциаль тәртиптән читкә юнәлтү.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде күп еллар кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Елмаю» клубы эшли. Клубның төп юнәлеше – балаларның буш вакытын оештыру, кызыксынуларны, сәләтләрне үстерү, актив танып белү, хезмәт, мәдәни-иҗади эшчәнлек, шәхеснең рухи-әхлакый формалашуы.
12 июльдә балалар белән программа кысаларында «Түгәрәк буенча алкышлар» дәресе уздырылды. Ул яшьтәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга, хисләр дөньясын һәм аларны белдерү ысулларын ачуга юнәлдерелгән. Дәрес барышында балалар үзләрендә һәм тирә-юньдәгеләрдә алкышларга лаек көчле сыйфатлар күрергә тырыштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, баланың күп кенә уңай яклары аның тирәсендәге балалар тарафыннан ачыкланды, ягъни ул үзе бу сыйфатларны үзендә хәзер генә күргән.