ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган приют хезмәткәрләре өчен җыелышлар үткәрелә. Мондый чараларның максаты – хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуны кисәтү һәм җитештерүдәге имгәнүләрне булдырмау буенча оештыру эшен яхшырту.

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган. Чараны үткәрүнең төп максаты – балаларда хезмәт кешесенең уңай образын, куркынычсызлык культурасын һәм хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә чыгару максатыннан ел саен Татарстан Республикасында хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә. 


15
апрель, 2022 ел
җомга

20-22 апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ВолгаСтройЭкспо» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары буенча махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 16 700 сум күләмендә билгеләнгән. Бу хакта Эльмира Зарипова «Татарстан» ДТРКнә биргән интервьюсында хәбәр итте.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International