Буа интернат-йорты хезмәткәрләре хезмәтне саклау буенча белемнәрен актуальләштерделәр

2022 елның 29 апреле, җомга

Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында интеллектуаль викторина үткәрелде. Чараның максаты – хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы яклану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау һәм белемнәрне ныгыту.

Викторинаны хезмәтне саклау буенча белгеч Д.В. Гильфанова үткәрде. Ул интернат-йорт хезмәткәрләренә биш этаптан торган программа тәкъдим итте. Оештыручының сүзләренә караганда, мондый очрашулар профилактик чараларны көчәйтергә мөмкинлек бирә, бу хезмәткәрләр арасында һөнәри үлем санын һәм җитештерүдә имгәнүләр очракларын киметергә ярдәм итә, хәтер, игътибар, фикерләүне, төрле хәлләрдә ориентлашу сәләтен активлаштыра. Хезмәткәрләр барлык этапларда да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International