28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә чыгару максатыннан ел саен Татарстан Республикасында хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә. 2022 елда чараларның төп максаты булып хезмәтне саклау буенча уңай культураны формалаштыру тора.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәтне саклау өлкәсендәге законнар даими камилләшә бара. Шулай итеп, агымдагы елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының унынчы бүлегенә үзгәрешләр үз көченә керде. Алар инде килеп чыккан бәхетсезлек очракларына җавап бирүдән хезмәтне саклау өлкәсендә риск-юнәлешле менеджментка күчүне аңлаталар. Әлеге алым нигезендә – финанс чараларын һәм чит оешмалар белгечләрен җәлеп итмичә предприятиеләр көче белән хәвеф-хәтәрләрне бәяләү процедурасы. Хезмәтне саклау белән идарә итү системасын гамәлгә кертүнең уңышлылыгыннан күпчелек очракта кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге тора, шуңа күрә барлык таләпләрне тайпылышсыз үтәү мөһим.

Хөрмәтле татарстанлылар! Эш бирүчеләр, хезмәтне саклау белгечләре, республика предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезгә иминлек, сәламәтлек, илһам һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International