Ел саен Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган приют хезмәткәрләре өчен җыелышлар үткәрелә. Мондый чараларның максаты – хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуны кисәтү һәм җитештерүдәге имгәнүләрне булдырмау буенча оештыру эшен яхшырту.
Бүген «Асылташ» приютында «Хезмәтне саклау һәм тармакның киләчәге» дигән темага түгәрәк өстәл узган. Учреждение хезмәткәрләре тест уздылар һәм хезмәтне саклау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча яхшы белем дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Приютта тәрбияләнүчеләр шулай ук «Куркынычсызлык» белем бирү программасы кысаларында үткәрелгән чараларда катнашты.