ТР Хезмәт министрлыгы «ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсе кысаларында семинар уздырачак

2022 елның 15 апреле, җомга

20-22 апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ВолгаСтройЭкспо» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары буенча махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Татарстанның төзелеш тармагының һәм сәнәгать комплексының 40тан артык төрле оешмасы һәм Россиянең 9 шәһәре үз продукциясен тәкъдим итәчәк һәм күргәзмәнең эшлекле чараларында катнашачак.

Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында төзелеш һәм хезмәтне саклауның актуаль мәсьәләләре буенча чаралар узачак. Шулай итеп, 22 апрельдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтне саклау системасында соңгы үзгәрешләр буенча семинар үткәрәчәк.

Чаралар программасы белән күргәзмә сайтында танышырга мөмкин.

«ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсен ачу тантанасы 20 апрельдә 11.00 сәгатьтә 3 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International