Бүген Казанда Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә 2022 елның 4,5 аенда җитештерүдә травмалар торышы турында фикер алыштылар.
Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Ведомство башлыгы үз нотыгында Татарстан Республикасында җитештерү травматизмын профилактикалау турында сөйләде.
Шулай ук киңәшмә кысаларында республиканың хезмәтне саклау һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.