Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган. Чараны үткәрүнең төп максаты – балаларда хезмәт кешесенең уңай образын, куркынычсызлык культурасын һәм хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.
Рәсемнәрен әзерләгәндә балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Рәсемнәрдә хезмәткәрләрне куркыныч һәм зарарлы җитештерү факторларыннан саклауга басым ясалды. Күргәзмәдә «Умырзая» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләренең һәм учреждение хезмәткәрләренең балаларының эшләре тәкъдим ителгән.