Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында 26 нчы гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бу нинди һөнәр» дигән интерактив һөнәри юнәлеш бирүче уен узды.
Балаларда һөнәрләр дөньясы турында күзаллауны формалаштыру, булачак һөнәрне сайлау өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан 18 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лилия Ещева «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән дәрес үткәрелде.