«Шәфкать» үзәге тернәкләнүчеләре яңа һөнәр белән таныштылар

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Чараның максаты – балаларны экскурсовод һөнәре белән таныштыру, шулай ук туган якны өйрәнү өлкәсендәге белемнәрен киңәйтү.

Дәрес барышында балалар туган якның истәлекле урыннары слайдлары белән эшләделәр. Һәркем экскурсовод ролендә булды, аңа сораулар бирелде. Уеннан соң балалар экскурсовод булыр өчен кирәк сыйфатлар һәм белемнәр турында сөйләштеләр. Берничә бала хәтта киләчәктә бу һөнәрне сайларга теләк белдерде.

Дәрес бик эчтәлекле булды, балалар бик күп яңа нәрсә белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International