Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы заезд бәйрәм чарасы белән тәмамланды – балалар актерлык һөнәрләре күнекмәләренә өйрәнделәр.
Көзге атрибутика белән бизәлгән музыка залында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә күңелле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, тернәкләндерү чорында педагоглар куйган иҗади номерларны башкардылар. Үзәкнең директоры Галина Калашникова балаларга матур теләкләрен җиткерде.
Чара күңелле ярминкә белән тәмамланды: балалар дәрестә үз тырышлыклары белән алган наклейкаларны бүләкләргә алмаштырдылар. Аларны хәйрия нигезендә «Детский мир» сәүдә үзәге әзерләгән иде.
«Социаль-мәдәни тернәкләндерү балаларны сәхнә осталыгын яратырга гына түгел, оялчанлыкны җиңәргә, кешеләргә шатлык бүләк итү мөмкинлеген күрергә һәм талантлар үстерергә өйрәтә», – дип билгеләп үтте педагог-оештыручы Марина Степанова.