Һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым. Балаларга һөнәр сайларга олылар булыша ала: ата-аналар, педагоглар. Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бөтен педагогик коллектив балаларның һөнәри мәнфәгатьләрен үстерергә ярдәм итә. Шушы максаттан учреждениедә төрле чаралар үткәрелә, предприятиеләргә экскурсияләр һәм төрле һөнәр ияләре белән очрашулар оештырыла.
24 октябрь көнне приют педагоглары балаларга махсус билгеләнештәге сугышчы һөнәре турында сөйләделәр һәм әлеге һөнәргә карата таләпләрне әйттеләр. Һөнәри юнәлеш бирүче чарада укучылар махсус билгеләнештәге гаскәрләр төзелү тарихын, әлеге бүлекчәнең сугышчыларының нинди бурычлар үтәве турында белделәр. Балалар үзләре дә әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешле икәнен билгеләделәр: ихтыяр көче, хәрби сәнгатьнең төрле өлкәләрендә тирән белемнәр, җаваплылык хисе, әдәплелек, эмоциональ тынычлык, чыдамлык, дисциплина.