Биектау районында балалар һәм яшүсмерләр һөнәрләр дөньясы белән танышалар

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 3 нче номерлы социаль участокта «Һөнәр дөньясында» дигән тренинг дәресе уздырды. Чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында балалар һәм яшүсмерләр күнегүләр башкардылар, бер-берсе белән таныштылар, нинди сыйфатлары булуы һәм нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар «һөнәр» төшенчәсе белән таныштылар, һөнәрләрнең күптөрлелеге турындагы белемнәрен киңәйттеләр, кызыксынучанлык һәм активлык күрсәттеләр.

Дәрестә төрле һөнәр ияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалашты, аралашу күнекмәләре үсте. Чара һөнәри үзбилгеләнү процессын активлаштырырга ярдәм итте һәм катнашучыларның һөнәр дөньясы турындагы фикерләрен киңәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International