Зәй балалары һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү кысаларында 26 нчы октябрь көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә «Зәй крекеры» кондитер фабрикасына экскурсия оештырдылар. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Мәдәният идарәсе ведомствоара патронатта булган балаларны йөртү өчен автотранспорт бирде.

Балаларны җитештерү мөдире Юлия Спиридонова каршы алды. Ул кунакларга кондитер әйберләре җитештерү турында сөйләде. Балаларга фабриканың эшен күрсәттеләр. Пешерүчеләрнең эшләнмәләрне ничек маркировкалауларын, төрле тәмдәге печеньеларны ничек аеруларын аңлаттылар һәм күрсәттеләр.

Экскурсия барышында фабрика хезмәткәрләре продукция дегустациясен тәкъдим иттеләр. Балигъ булмаганнар әзер эшләнмәләрне бик теләп татып карадылар. Шулай ук Юлия Спиридонова балаларның сорауларына да җавап бирде.

«Һөнәр сайлау – җаваплы адым, балаларның киләчәге аңа бәйле. Белгечләр буларак безнең бурыч – балаларга үзләренең иң яхшы сыйфатларын үзләре сайлаган һөнәрләрендә тормышка ашыру өчен дөрес сайлау ясарга булышу», – ди чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International