«Умырзая» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Минзәлә шәһәренең үзәк почта бүлегендә булдылар.

Бүлек җитәкчесе Венера Михайловна бүлекчә буенча экскурсия үткәрде. Бушату цехында балалар почта һәм товар алу процессын күзәттеләр. Алга таба алар сортировкалау участогына уздылар һәм хатлар, газеталарны адреслар буенча бүлү процессы белән таныштылар. Шулай ук яшь кунаклар клиентларга касса хезмәте күрсәтү бүлегендә булдылар һәм белгечләрнең эше белән таныштылар.

Бу экскурсия тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә һөнәрнең мөһимлеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International