Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог «Яшүсмерләрдә толерантлы тәртип һәм фикерләү формалаштыру» дигән чара уздырды. Чара яшүсмерләрдә үзләренә һәм башка кешеләргә, тормышка, хезмәт эшчәнлеге аша үз-үзләрен үстерүгә тиешле мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Яшүсмерләрдә хезмәткә әзерлек формалаштыру буенча дәресләр һөнәри юнәлеш бирү эшендә мөһим урын алып тора. Бу бурыч үз мөмкинлекләре, теләкләре, һөнәри эшчәнлекнең билгеле бер төрләренә мотивлары турындагы күзаллаулар нигезендә һөнәри юнәлеш бирү юлы белән хәл ителә.