Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтер-студентлар булды. Алар үзәктә тәрбияләнүчеләргә «Бармак эзеннән нәрсә белергә була?» дигән һөнәри юнәлеш бирү программасын тәкъдим иттеләр.
Лаеш техник-икътисад техникумының юридик бүлеге студентлары үзләренең көннәре, конкурслардагы уңышлары турында сөйләделәр. Шулай ук яшүсмерләргә дактилоскопия буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Кечкенә төркем дә бүләксез калмады. Балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында үткәрелде.