«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Стационар төркемдәге балалар белән «Барлык һөнәрләр дә яхшы» дигән танып-белү һәм күңел ачу уены уздырылды.

Балалар презентация карадылар һәм Кукмара районының уку йортларында алырлык төп һөнәрләр турында белделәр. Аннары «Һөнәр сайлау компасы» метафорик ассоциатив карталары ярдәмендә тәрбияләнүчеләр «Барысын да белергә телим», «Һөнәр дөньясына ишекләр» күнегүләрен башкардылар. Алар профессиональ өстенлекләрне аңларга һәм анализларга, һөнәрләрнең типологик бүленешен тормышка ашырырга булышты.

Мондый чаралар балаларның һөнәрләр дөньясы турындагы карашларын киңәйтүгә, танып белү процессларын үстерүгә, төрле белгечлекләр турында яңа белемнәр алуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International