ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Патриотик хисләр, туган як тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 13 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен В. И. Абрамов исемендәге туган якны өйрәнү музеена тематик экскурсия оештырылды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында виртуаль туризм буенча «Бөтен заманнарга сәнгать» программасы эшләнде. Аның бурычы – дөнья мәдәниятендәге иң якты вакыйгалар, күренекле иҗатчылар тормышы, аларның әсәрләре белән таныштыру.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары «Социаль дус» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чираттан тыш очрашу үткәрделәр. Проект район Ветераннар советы белән партнерлыкта эшләнгән һәм 2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алган.

«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 14 июньдә Усады урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял итү лагеренда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы психологик тренинг уздырды. Чарада 20 балигъ булмаган бала катнашты.


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Чара Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар диалогы» дигән чара уздырдылар. Ул Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына багышланган.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформада тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34 385 берәмлекне тәшкил итте.

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Наркотикларсыз дөнья. Бәхетле балачак дөньясы» дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы үткәрелде.

13 июньдә Тәтеш муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узды. Җыелганнар алдында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова, «Тәтеш балкышы» директоры Лилия Анисимова котлау сүзләре белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International