Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар диалогы» дигән чара уздырдылар. Ул Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына багышланган.
Тернәкләндерү үзәгендә күп еллар эшләгән ветераннар – учреждениедә көтеп алынган кунаклар. Алар өчен күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Хәзерге тәрбиячеләр һәм белгечләр өчен ветераннар остазлар булып торалар, алар үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашалар. Алар – актив тормыш позициясе булган кешеләр, ветераннар тәрбияче Илмира Газизуллина үткәргән мастер-класста декупаж сәнгатенә бик теләп өйрәнделәр.