Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформада тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34 385 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 19,7 % җитештерүдә (6,8 мең эш урыны);
- 8,5 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);
- 6,0 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (2,0 мең эш урыны);
- 5,1 % транспорт өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 5,1 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 3,1 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,1 мең эш урыны);
- 2,2 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,7 мең эш урыны);
- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
- 50,0 % – башка өлкәләр (17,2 мең эш урыны).
2023 елның 13 июненә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә. Эшсезләр сыйфатында рәсми рәвештә 6 252 татарстанлы теркәлгән.