Музейларга бару балаларны туган як тарихы белән таныштырырга ярдәм итә

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Патриотик хисләр, туган як тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 13 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен В. И. Абрамов исемендәге туган якны өйрәнү музеена тематик экскурсия оештырылды.

Тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп Елена Фролова һәм Владислав Осянинны тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карыйлар. Бигрәк тә балаларга Бөек Ватан сугышына багышланган зал ошады. Залда сугыш ветераннарының фотопортретлары, орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр исемлекләре бар иде, витриналарда – бүләкләр һәм бүләкләү таныклыклары, рәхмәт хатлары, фронт хатлары, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре, корал макеты.

Ир-ат һөнәрләре күргәзмәсе оештырылган залда балалар тимерчеләрнең эш коралларын, балта остасы, бәйләү һәм тегү һөнәрләре әйберләрен күргделәр. Балалар музейга килүләренә бик шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International