Биектау районында яшүсмерләр үзләренең психологик ресурсларын ачыкладылар

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 14 июньдә Усады урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял итү лагеренда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы психологик тренинг уздырды. Чарада 20 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында һәр катнашучы үзе турында сөйләде. Очрашуның практик өлешендә психологик тренинг һәр катнашучының проблемалы ситуацияләргә реакция үзенчәлекләрен һәм аның микросоциаль тирәлек белән мөнәсәбәтләрен ачыклады, шәхеснең психологик ресурсларын билгеләде.

Тренинг проблемаларга мөнәсәбәтне оптимальләштерүгә һәм социаль элемтәләрне яхшыртуга ярдәм итте, балигъ булмаганнарның психологик адаптациясен арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International