13 июньдә Тәтеш муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узды. Җыелганнар алдында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова, «Тәтеш балкышы» директоры Лилия Анисимова котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм hәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән социаль хезмәткәр Нина Еремеева бүләкләнде. Һөнәренә тугрылыгы өчен Министрлыкның рәхмәте социаль хезмәткәр Татьяна Зайцевага игълан ителде. Тәтеш муниципаль районы башлыгының рәхмәте белән социаль хезмәткәр Елена Долгова, социаль эш буенча белгеч Наталья Мерзлова бүләкләнде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм укытучылары кунакларны концерт номерлары белән сөендерделәр.