19 июньдә «Хәрәкәт энергиясе» физкультура-сәламәтләндерү түгәрәге кысаларында, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан, Минзәлә районында «Җәй күңел ачулары» дигән спорт чарасы уздырылды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре уеннар уздырдылар. Катнашучылар, ике командага бүленеп, кызыксыну һәм энтузиазм белән биремнәрне үтәделәр. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ә һәр уенчы татлы бүләк алды.
Дәрестә 16 балигъ булмаган бала катнашты.