Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла торган «Минем киләчәк һөнәрем» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Конкурста «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар катнашты.
Быел конкурста 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша алды. Балалар конкурс комиссиясенә профессиональ киләчәк турында хыялларын чагылдырган лаеклы эшләр тәкъдим иттеләр. Конкурста барлыгы 17 бала һәм яшүсмер катнашты. Алар барысы да дипломнар һәм бүләкләр алдылар.