«Яңарыш» үзәге тәрбияләнүчеләрен самавыр тарихы белән таныштырдылар

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Дүшәмбе, 19 июнь көнне, Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар «Минем матур самавыр» музей чарасында булдылар. Аны Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре оештырды.

Чараның максатлары балаларны рус көнкүрешенең традицион предметлары белән таныштыру, милли рус мәдәнияте һәм традицияләренә кызыксыну уяту иде.

Чара барышында балаларга Россиядә самавырның барлыкка килү тарихы, самавырның иң киң таралган төрләре турында сөйләделәр, самавырның эчке төзелеше һәм аның нинди өлешләреннән торганын күрсәттеләр. Аннары катнашучылар чәй тарихы һәм чәй эчүнең рус традициясе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International