Республиканың мәшгульлек үзәкләре җәйге чорда яшүсмерләрнең мәшгульлегенә ярдәм итә

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Укудан буш вакытта яшүсмерләрнең мәшгульлеге балигъ булмаганнар арасында караучысызлык, наркомания, алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалауга ярдәм итә. Шулай ук эшкә урнашу яшүсмерләргә аерым чыгымнар өчен үзләренә акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди иминлеген арттырырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасында яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү «2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасының максатчан чаралары кысаларында да, буш эш урыннарына эшкә урнаштыру юлы белән дә башкарыла. Ел саен Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан җәйге каникул һәм укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше оештырыла. Мәсәлән, 2023 елның гыйнвар–май айларында 479 яшүсмер эшкә урнаштырылган, бу республикада яшәүче бу яшьтәге гражданнарның гомуми санының 0,3 процентын тәшкил итә. Ел ахырына 14 мең яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләргә, эш бирүче тарафыннан хезмәт хакын түләүдән тыш, айга 2 250 сум күләмендә матди ярдәм каралган.

Эшкә урнашуда өстенлекләр социаль яклауга аеруча мохтаҗ балигъ булмаганнарга һәм куркыныч төркеменә караган яшүсмерләргә бирелә. Аларга, беренче чиратта, түбәндәгеләр керә:

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балигъ булмаганнар;

- социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булучы балалар;

- ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм ителгән балалар;

- эшсез гражданнар гаиләләреннән, тулы булмаган, күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләрдән яшүсмерләр;

- балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы, тәрбия колонияләреннән азат ителгән яки махсус уку-тәрбия учреждениеләрен тәмамлаган яшүсмерләр;

- суд карары буенча җәзаны үтәүче балигъ булмаганнар.

Агымдагы елның 5 аенда социаль яклауга аеруча мохтаҗ 93 яшүсмер эшкә урнаштырылган, бу эшкә урнашкан балигъ булмаган гражданнарның гомуми санының 19,4 процентын тәшкил итә.

Балалар катнашкан төп эш төрләре: мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын ремонтлауда һәм төзекләндерүдә ярдәмче эшләр, шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү, экологик эшләр (сулык ярларын, урманнарны, юл буендагы урман буйларын чүп-чардан чистарту), авыл хуҗалыгында ярдәмче эшләр (авыл хуҗалыгы культураларын утырту, җир эшкәртү, үстерү һәм җыю), сәнәгать предприятиеләрендә ярдәмче эшләр, зоопаркта эш, мәдәният һәйкәлләрен, мемориалларны тиешле тәртиптә тоту белән бәйле эшләр һ. б.

Күбесенчә җәйге чорда яшүсмерләр үзләре укыган мәктәпләрдә вакытлыча эшкә урнашалар.

Яшүсмерләрнең хезмәт эшчәнлеге беренче һөнәри күнекмәләрне формалаштырырга, алга таба эшкә урнашу өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә ярдәм итә. Балигъ булмаганнарның вакытлыча хезмәт мәшгульлеге өлешчә һөнәри юнәлеш бирү, үзбилгеләнү, шәхесне җәмгыятьтә һәм хезмәт базарында яраклаштыруның мөһим бурычларын хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International