ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Үлем белән тәмамланган җитештерүдәге имгәнүләр дәрәҗәсе 1 000 эшләүчегә 0,043 тәшкил итә. Бу РФ буенча 28 урын һәм Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 4 урын. Үлемгә китерүче имгәнүләр дәрәҗәсенең республика күрсәткече Россия буенча күрсәткечтән 18,7 % түбәнрәк.

23 августта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Мосолова социаль хезмәтләр алучылар белән «Чуаш әкиятләре дөньясында» дигән чара үткәрде. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашында матбугат конференциясе узды. Чараның темасы – «Татарстан Республикасында хезмәт һәм мәшгульлек: яңалыклар, динамика, тенденцияләр һәм үсеш».

Минзәлә районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылалар. Чараның максаты – авыр тормыш хәлендә булган күпбалалы, аз керемле гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләүдә социаль ярдәм күрсәтү.

Үз эшен ачуда гражданнарга ярдәм итүнең нәтиҗәле бер формасы – социаль контракт. Социаль контракт дәүләт һәм авыр тормыш хәлендә булган граждан яки гаилә арасында төзелә.

24 августта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планлы объект күнегүләре үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Сәгать унда «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашында матбугат конференциясе башланды. Чараның темасы – «Татарстан Республикасында хезмәт һәм мәшгульлек: яңалыклар, динамика, тенденцияләр һәм үсеш».

«Физик активлык аша акыл эшчәнлеген күнектерү» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 24 августта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова су-джок-терапия буенча социаль-тернәкләндерү чарасы үткәрде. Технология уңай кәеф булдыруга, кешедә эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» темасына профилактик сәгать үткәрделәр. Чарада 19 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International