Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашында матбугат конференциясе узды. Чараның темасы – «Татарстан Республикасында хезмәт һәм мәшгульлек: яңалыклар, динамика, тенденцияләр һәм үсеш».
Министр үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында ярлылыкны киметү буенча уңай динамика күзәтелә. Әгәр 2017 елда бу күрсәткеч 7,2 %, яки 281,2 мең кешегә тигез булса, 2021 елда бу инде 6,2 %, яки 240,6 мең кеше булган.
2022 елда Татарстан Республикасында «Ярлылык дәрәҗәсе» күрсәткече 5 %, яки 194,3 мең кеше тәшкил иткән. Республика Мәскәү белән икенче урынны бүлешә. Беренче урында 4,5% күрсәткече белән Санкт-Петербург һәм Ямал-Ненец АО.
2023 елга план – 5,7 % (228 мең кеше).