ТР Хезмәт министрлыгы республика предприятиеләрендәге җитештерүдәге имгәнүләрнең сәбәпләрен атады

2023 елның 25 августы, җомга

Үлем белән тәмамланган җитештерүдәге имгәнүләр дәрәҗәсе 1 000 эшләүчегә 0,043 тәшкил итә. Бу РФ буенча 28 урын һәм Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 4 урын. Үлемгә китерүче имгәнүләр дәрәҗәсенең республика күрсәткече Россия буенча күрсәткечтән 18,7 % түбәнрәк.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 7 аенда җитештерү белән бәйле 58 бәхетсезлек очрагы тикшерелгән, шуларның 13 үлем белән тәмамланган, 45 – авыр нәтиҗәләргә китергән.

2022 елның шул ук чорына карата авыр бәхетсезлек очраклары саны 23,7 % кимегән.

Иң күп бәхетсезлек очраклары түбәндәге өлкә предприятиеләренә туры килә:

- эшкәртү җитештерүләре – 22,3 %;

- файдалы казылмалар чыгару – 19 %;

- транспортлау һәм саклау – 15,4 %;

- төзелеш – 12,1 %.

2023 елның беренче яртыеллыгында дәүләт хезмәт инспекторлары тарафыннан штраф рәвешендә административ җаваплылыкка 7 827 гаепле кеше җәлеп ителгән (2022 елның шул ук чорында – 2 560).

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 2023 елның 6 аенда РФ ҖК 143, 216 статьялары буенча 63 җинаять эше кузгатылган.

Җитештерүдәге имгәнүләрнең сәбәпләре:

- технологик процессны бозу;

- шәхси саклану чараларын кулланмау яки алар белән тәэмин ителмәү;

- хезмәтне саклау һәм хезмәт дисциплинасы таләпләрен бозу;

- планлы-кисәтү ремонты срокларын үтәмәү;

- җитешсез җиһазларны эксплуатацияләү;

- җиһазларны һәм коралларны дөрес эксплуатацияләмәү;

- биналарны, корылмаларны, территорияләрне канәгатьләнерлек итеп тотмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International